ТАССРның 100 еллыгын каршылап

2019 елның 16 августы, җомга

2019 елның 16 августы көнне Казан Ратушасында Татарстан АССРның оешуына 100 ел тулуны бәйрәм итү буенча федераль оештыру комитетының утырышы булды.

Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге Ратушаның кече залында «Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзерге заман» дип аталган күргәзмә тәкъдим итте. Күргәзмәдә 1920 нче еллардан башлап хәзерге вакытка кадәр нәшер ителгән, республика тормышының 100 ел дәвамындагы төрле юнәлешләрен һәм казанышларын чагылдырган тирән эчтәлекле, бай мәгълүматлы һәм зәвык белән бизәлгән китаплар һәм альбомнар урын алды. Архивлар, авыл хуҗалыгы, сәнәгать оешмалары, сувенир эшләнмәләре белән беррәттән куелган китаплар күргәзмәсен федераль оештыру комитеты рәисе, РФ Хөкүмәте рәисенең урынбасары В.Л. Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе М.Ш. Шәймиев һәм башка рәсми затлар кызыксыну белән карадылар.

Китапханә директоры С.Р. Җиһаншина аларга күргәзмәдәге китаплар, Татарстан АССРның элекеге юбилейлары белән бәйле истәлекле вакыйгалар турында сөйләде.

  

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International