Милли китапханә «Печән базары» фестивалендә

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Һәр ел саен Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы инициативасы белән «Печән базары» фестивале уздырыла. Ул татар милләтенең сәнгатен һәм мәдәниятен танытуны максат итеп куйган төп чараларның берсе. Әлеге фестивальдә катнашу өчен чит илләрдән дә милләттәшләребез киләләр.

Быел бу чара 2019 елның 17-18 августында Кабан күле яр буенда уздырылды. Ике көн дәвамында  һөнәрчеләр үзләренең милли эшләнмәләрен, аш-су осталары милли ризыклар тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әлеге күркәм чарада «Әдәбият»  мәйданчыгында катнашты. Китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре оештырган «Укучы кеше: шəһəр мохитендə китап» күргәзмәсе фестивальдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук «Сәяхәтче китаплар» буккросингы гөрләп эшләп торды. Әдәбият сөючеләргә бик рәхәтләнеп үз китапларын калдырып, күңелләренә хуш килгән басмаларны алып китү мөмкинлеге тудырылды. «Әйдә, китапханәгә!» дигән акция кысаларында китапханәнең даими укучылары булырга теләк белдерүчеләргә бердәм уку билеты тапшырылды. «Китап илендә кунакта» әкиятханәсендә китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге сектор җитәкчесе Рәзинә Хәйретдинова балаларны татар халык әкиятләре белән таныштырды.

Шәһәребезнең бизәге булган әлеге фестивальдә катнашу Милли китапханә өчен тәҗрибә уртаклашу, китапханә хезмәтеннән файдаланучылар санын арттыру мәйданы да булды.

   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International