Туризм – һәркем өчен ачык дөнья

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

27 нче сентябрь – Бөтендөнья туризм көне. Бәйрәмнең максаты –туризмны пропагандалау, аның дөнья җәмәгатьчелеге икътисадына керткән өлешен яктырту, төрле илләр халыклары арасында элемтәләрне үстерү.

2019 елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Туризм – һәркем өчен ачык дөнья» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

Җир шары буйлап сәяхәт итү, үзебез өчен яңа илләр, халыклар, мәдәниятләр ачудан да мавыктыргыч һәм кызыклырак әйбер булырга мөмкинме?

Күргәзмәнең беренче бүлеге туризм төшенчәсен, аның төрләрен ачуга багышлана. Туризмның эчке һәм тышкы, медицина һәм сәламәтләндерү, экскурсия һәм гастрономия, спорт, дини һ.б. төрләре бар. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы китаплар һәм журналлар ХХ гасырның 80 елларында массакүләм туризмның оешуы һәм аны табышлы бизнеска әверелдерү турында сөйли.

Борынгы заманнардан бирле кешеләр сәяхәт итәргә ярата. Күргәзмәнең икенче бүлеге планетабызның искиткеч матур урыннарына күзәтү-географик экскурсияләр оештырырга тәкъдим итә. Үз батырлыклары белән данга һәм хөрмәткә лаек сәяхәтчеләр турындагы материаллар укучыларның игътибарын җәлеп итәчәк.

Республикабыз дөньякүләм туристлык киңлегендә лаеклы урын алырга омтыла. Экспозициянең өченче бүлегендә Татарстанның бай мәдәнияте, тарихы һәм истәлекле урыннары турындагы китаплар урын алган.

Күргәзмәдәге әдәбият бай һәм файдалы мәгълүмат тәкъдим итә. Төрле илләр, шәһәрләр, халыкның гореф-гадәтләре, ял итү урыннары турында белү һәркемгә кызыклы булачак.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International