Җиде көн эчендә кино

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 2 сентябрендә «Җиде көн эчендә кино» проекты кысаларында Лобачевский исемендәге скверда «Голодовка» дип аталган кыска метражлы фильм төшерелде. «Җиде көн эчендә кино» - кино һәм күчмә кинокампусларның мобиль лабораториясе сыйфатларын үз эченә алган халыкара проект. Проектның төп максаты - уникаль кинолокация буларак Татарстан Республикасының туристик, инвестицион җәлеп итүчәнлеген популярлаштыру. Хәзерге вакытта локацияне билгеләү һәм сайлау  - режиссер һәм төшерү төркеме алдында теге яки бу фильмны төшергәнче торган төп бурычларның берсе булып тора. «Җиде көн эчендә кино» проектын оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, кинопроектларга ярдәм итү һәм «Кино вакыты» фестивальләрен оештыру дирекциясе һәм «Кино һәм Театр» фонды.

Киноэшләр 2019 елның сентябрендә Казанда узачак XI Халыкара яшьләр киносы фестивале кысаларында күрсәтеләчәк.

Кино төшерү процессына Милли китапханә хезмәткәрләре җәлеп ителде, Барлык әзерлек чаралары Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узды. Фильмда катнашучылар өчен Милли китапханәнең төп бинасы буйлап экскурсия үткәрелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International