Алман теле уңышлы карьера өчен

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2019 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Милли Китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К. Маркс урамы, 36 йорт)  барлык теләүчеләрне «Deutsch уңышлы карьера өчен» дип исемләнгән китап күргәзмәсендә катнашырга чакыра.

Алман теле - Европада иң киң таралган тел. Аны белү - мөһим һөнәри күнекмә, карьера баскычыннан күтәрелергә теләүчеләр өчен мөһим булып санала. Күргәзмә Гете һәм Шиллер телен өйрәнүдә бәһасез ярдәм күрсәтәчәк. Биредә уку-укыту әдәбияты, аралашу сәнгате турында, шул исәптән эшлекле басмалар белән таныша аласыз. Шулай ук хәзерге заман алман теле яңалыклары турында лексик тренинглар һәм мәгълүмат тәкъдим ителә.

Алман теле грамматикасы серләре белән сезне автор С.А. Волина таныштырачак. Укытучылар игътибарына Б. Р. Мендельнең «Педагогик эшчәнлектә инновацион технологияләр» китабы тәкъдим ителә. Е.М. Игнатова «Алман теле. Эшлекле язышу» басмасында алман телендә язышу күнекмәләрен бирә. Анда бизнес-корреспонденциянең заманча модельләре – эшлекле хатлар, факслар, электрон почта үрнәкләре тупланган. Шулай ук күргәзмәдә алман теле буенча бизнес-курслар, сүзлекләр табарга һәм телне өйрәнүдә файдалы әдәбият белән танышырга мөмкин.

Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International