Беренче курс студенты көне

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

2019 нчы елның 10 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе патентлар бүлеге уку залында (Казан, К. Маркс урамы, 36 йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының «Машина төзелеше һәм технологик җиһазлар» факультеты студентлары өчен беренче курс студенты көне узды.

Студентлар Милли китапханәнең патентлар фонды белән таныштылар. Беренче дәрес интеллектуаль милекне саклауга багышланган «КНИТУ - НБ РТ» чаралар циклы белән ачылды. Уйлап табучыларның хокукларын саклау, техник иҗат, инновацияләр темасы үз актуальлеген югалтмый һәм югары уку йортлары өчен бик  мөһим булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International