2019 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 йорт) И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең 1 курс студентлары өчен Ачык ишекләр көне узды.
Студентлар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең бай тарихы белән таныштылар. Бүлек хезмәткәрләре китапханә структурасы, фонды, каталоглар һәм картотекалар системасы, шулай ук документларны электрон эзләү мөмкинлекләре, китапханәдән файдалану кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Студентлар өчен махсус музыкаль уку йортлары өчен уку-укыту әсбаплары, музыка буенча белешмә басмалар, ноталы әсәрләр һ. б. лардан җыелма әзерләнгән иде.
Очрашудан соң 14 кеше уку билетын рәсмиләштереп, Милли китапханә укучылары булдылар.