Мәдәният киңлегендә диалог

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Театр ур., 5 йорт) «Мәдәният киңлегендә диалог» дип исемләнгән чаралар циклын дәвам итә.  Әлеге цикл кысаларында 2019 елның 23 сентябрендә композитор София Гобәйдуллинаның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кичә узды.

София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге лекторлык бүлеге мөдире Саховская Елена Олеговна И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең 1 курс студентлары өчен «София Гобәйдуллина – тормыш һәм иҗат юлы» презентациясен тәкъдим итте: С. Гобәйдуллина Казан консерваториясендә композиция классы буенча профессор Альберт Леманда һәм фортепиано классы буенча танылган пианист, профессор Григорий Коганда белем ала. Сталин стипендиаты була. Мәскәү консерваториясе аспирантурасын тәмамлый. Дмитрий Шостакович: «Мин сезнең «дөрес» юл белән баруыгызны телим», - дип, үз фатихасын бирә. 1989 елда  София Гобәйдуллинага  «РСФСРның Атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелә.

София Гобәйдуллина - йөздән артык симфоник әсәр, инструменталь ансамбль, хор өчен әсәрләр авторы. Ул 25 фильмга, шул исәптән «Маугли», «Чучело», «Мария-Шотландия Королевасы» һ.б. музыка язган. София Әсгатовна Германиядә яши, аңа тиздән 88 яшь тула. Ул һаман эшли, музыка яза.

Студентлар София Гобәйдуллина әсәрләренең язмаларын тыңладылар, шулай ук алр игътибарына сәнгать бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләгән композиторның тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият тупланма белән таныштылар  

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International