Өлкәннәр көненә багышланган бердәм түләүсез юридик ярдәм көне

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

2019 елның 2 октябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә.

 

Чараны республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр)

- «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә

 

- «Бердәм РОССИЯ» партиясенең район (шәһәр) бүлекләрендәге җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә»

 

 - Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә үткәрү планлаштырыла.

 

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

 

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнендә дежур тору графигы  белән https://cloud.mail.ru/public/3aQV/2XsYtpPdQ сайтында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International