Булачак мәдәният эшлеклеләре өчен Мәгълүмат көне

2019 елның 29 сентябре, якшәмбе

2019 нчы елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур.,33 йорт) Казан дәүләт мәдәният институтының социаль һәм гуманитар фәннәр факультетының социомәдәни эшчәнлек һәм педагогика бүлеге студентлары өчен Мәгълүмат көне узды.

Көн дәвамында студентлар китапханәнең мәгълүмат ресурслары белән таныштылар. Алар өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтының һәм Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе порталының виртуаль мәгълүмат ресурслары презентациясе үткәрелде. Китапханәчеләр электрон каталогта һәм башка белешмә-мәгълүмат ресурсларыннан мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирделәр.

Тыңлаучыларга китапханә буйлап экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында студентлар Татарстанның төп китапханәсенең тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар.Тыңлаучыларда укучыларга хезмәт күрсәтү белән бәйле булган бүлекләрнең эшчәнлеге, белешмә һәм сценарийлар фонды, китапханәнең белешмә аппараты  аеруча зур кызыксыну уятты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International