2019 елның 27 сентябрендә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә күңел ачу комплексында Татарстан язучылар берлегенә 85 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булып узды.
Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл...» исемле кызыклы һәм эчтәлекле зур китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Күргәзмәдә Татарстан язучылар берлегенең 85 еллык тарихын, бүгенге җәмгыятьтәге урынын чагылдырган китаплар, фоторәсемнәр, газета һәм журналлар урын алды.
Күргәзмәне язучылар, әдәбият галимнәре һәм журналистлар, башка республикалардан килгән Язучылар берлекләре рәисләре, Татарстанның дәүләт-хөкүмәт органнарыннан һәм районнар хакимиятләреннән, төрле оешмалардан чакырылган мәртәбәле кунаклар зур кызыксыну белән карадылар.