Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында октябрь ае дәвамында «Россия һәм Кытай: мәдәниятләр багланышы» дигән күргәзмә эшләячәк. Ул Россиядә Кытай елы уздырылуга багышлана.
Билгеле булганча, 2018–2019 еллар Кытай һәм Россия төбәкләренең хезмәттәшлек итү еллары дип игълан ителде.
Күргәзмә Кытайның борынгыдан алып хәзерге көннәргәчә булган тарихы белән таныштыра. Экспозициянең беренче өлеше Россия һәм Кытай мөнәсәбәтләренә багышланган. Ике зур ил арасындагы сәүдә-икътисад элемтәләренә 400 елдан артык. Милли китапханә фондларыннан булган китаплар бу әһәмиятле хезмәттәшлекнең тарихын яктырталар.
Кытай – әкияттәгечә гүзәл, үзенчәлекле көнкүрешле, бай тарихлы һәм уникаль традицияләр иле. Ул иң борынгы цивилизацияләрнең берсе, кәгазь, ефәк, чәй һәм күкерт уйлап табылган җир. Артур Коттереллның «Кытай» дигән китабы Бөек корма артындагы борынгы тарихны һәм мәдәниятне сурәтли.
Кытай уңышлы үсешен дәвам итә, ул дөньяның иң алга киткән илләреннән санала. Хәзерге Кытай иленең тормышын сурәтләгән китаплар да укучыларга кызыклы булыр.
Экспозиция Кытайның бай һәм төрле мәдәниятле булуын ачык чагылдыра, Көнчыгыш тормышы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Рәхим итегез!