Мәрхәмәтле балачак илендә

2019 елның 4 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 йорт) Россиядә Театр елы кысаларында «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» дигән күргәзмәләр циклын дәвам итә. Чираттагы «Мәрхәмәтле балачак илендә» күргәзмәсе Россиядәге курчак театры тарихына багышланган.

Күргәзмәнең беренче бүлегендә «курчак театры» дигән гаҗәеп дөнья турында басмалар тәкъдим ителгән. Курчак тарихы меңьеллыклар белән исәпләнә. Курчак тамашаларын барлык илләрдә дә яратып караганнар. Һәр илнең үз халык каһарманы бар: Италиядә – Пульчинелла, Франциядә – Полишинель, Россиядә – Петрушка. XIX гасыр урталарында Россиядә өй курчак театрлары барлыкка килә. Лев Толстой балалары өчен кәгазьдән хәрәкәтләнә торган кызыклы фигуралар ясый. Ә хирург Николай Пирогов курчак театрының «баланың уй-фикеренә, йөрәгенә һәм зәвыгына» йогынты ясавын билгеләп үткән.

XX гасырда күп курчак театрлары оеша. 1931 елда Мәскәү курчак театры ачыла, аның сәнгать җитәкчесе үзенчәлекле актёр, бөтен курчак дөньясына танылган Сергей Владимирович Образцов була. XX гасыр дәвамында ул балалар һәм өлкәннәр өчен бик күп спектакльләр куя, курчак театрының җитди сәнгать булуын раслый. Күргәзмәнең «Курчак йорты хуҗасы» бүлеге нәкъ менә Образцов театрына багышланган.

Республикабыздагы курчак театрлары белән «Татарстан театрлары – балаларга» бүлегендә танышырга мөмкин. Россиядә иң борынгы курчак театрларының берсе Казанда урнашкан. Бу ­– «Әкият» Татар дәүләт курчак театры. 1934 елда ачылган театр башта Казан интернациональ курчак театры дип атала. Аны Сергей Макарович Мерзляков җитәкли, ул пионерлар йортының иң сәләтле балаларыннан беренче труппаны туплый. Труппа рус һәм татар телләрендә чыгышлар ясый. Бүген театрның репертуарында жанры, стиле һәм сәнгатьчә хәл ителеше ягыннан төрле булган 30 дан артык спектакль бар.

Күргәзмәдә китап басмалары, шулай ук үз кулларың белән курчак ясарга өйрәтүче аудио- һәм видеоязмалар да тәкъдим ителгән.

Күргәзмә 2019 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Рәхим итегез!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International