Инглиз телендә аралашу клубына америкалы кунаклар килде

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

2019 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) инглиз телен яратучылар АКШ укытучылары белән очрашты. Чара инглиз телендә аралашу клубы кысаларында узды, Америка һәм Россия мәдәниятенең кайбер юнәлешләренә багышланды.

Бу кичтә китапханәгә кунакка АКШ гражданнары Терри (Төньяк Каролина) һәм Хизер (Пенсильвания) килде. Хәзерге вакытта алар Санкт-Петербургта яшиләр, укыталар. Терри һәм Хизер үзләре һәм туган илләре турында презентация-хикәя тәкъдим иттеләр. Чарада катнашучыларга бу чыгыш бик ошады, Америкадагы көндәлек тормыш, гореф-гадәтләр турында сораулар бирделәр. Америкалыларның Россиядәге тормышка ничек ияләшүләре турындагы сорау аеруча кызыксындырды.

Америкадан килгән кунаклар исә Татарстан һәм Казан мәдәнияте белән таныштыруны сорадылар. Очрашуда катнашучылар бу процесска тулысынча җәлеп ителде. Алар Терри һәм Хизерга татар мәдәнияте, музыкасы һәм татар теленең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Әлеге чарада катнашучылар инглиз телен гамәли рәвештә кулланып, сүзлек запасын актуаль сүзләр һәм гыйбарәләр белән тулыландырдылар. Очрашу дустанә һәм җылы атмосферада узды.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International