2019 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) балалар һәм яшүсмерләр өчен инглиз телендә аралашу клубының очрашуын уздырды.
Дәрес барышында аның модераторы – Казан (Идел буе) федераль университетының Геология институты магистратурасы студенты Стив Чуквурах Стефен – кече төркем балалары белән үзара танышуда кулланыла торган грамматик конструкцияләрне кабатлады. Соңыннан уен формасында саннар өйрәнделәр.
Урта төркем укучылары Стив белән фигыльләрнең заманнарын һәм дөрес булмаган фигыльләрне искә төшерделәр. Балалар актив эшләде, биремнәрне тырышып үтәде. Китапханәнең инглиз залындагы дәрес дәвамында дустанә һәм тыныч атмосфера хөкем сөрде, ул яңа материалны яхшы үзләштерүгә ярдәм итте.
Инглиз телендә аралашырга теләүчеләрне көтеп калабыз!
Дәресләр шимбә көнне уза:
14:30 сәгатьтә (7–12 яшьлекләр),
15:30 сәгатьтә (13–14 яшьлекләр),
16:30 сәгатьтә (15–17 яшьлекләр)
45 минутлык дәрес бәясе:
Кече төркем – 50 сум.
Урта төркем – 50 сум.
Олы төркем – 150 сум.
Безнең адрес: Казан, К.Маркс урамы, 36 йорт
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 292-25-20, 292-50-49.