2019 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда күренекле татар язучысы, Бөек Ватан сугышы һәм Бухенвальд-Дора лагерьларындагы фашизмга Каршылык хәрәкәте каһарманы Нәби Дәүлигә (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин; 1910–1989) багышланган искә алу кичәсе булды.
Милли музейның әлеге чара узган җыелышлар залында иҗат һәм фән даирәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, әдипнең нәсел дәвамчылары, шулай ук Алмания галимнәре очрашты. Бу кичәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.
Кичә кысаларында «Нәби Дәүли: Яшәү белән үлем арасында» дип аталган күргәзмә ачылды. Күргәзмә Милли музей гамәлгә куйган «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» дигән киң колачлы проектның аерым бер сәхифәсе буларак оештырылган. Биредә Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Милли мәдәният музее, «Әкият» курчак театры фондларыннан кыйммәтле чыганаклар: документлар, китаплар, фоторәсемнәр, истәлекле әйберләр тәкъдим ителде.
Күргәзмә витриналарында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе экспонатлары да тәкъдим ителү – бик табигый хәл. Чөнки китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Нәби Дәүлинең татар һәм рус телләрендә дөнья күргән барлык китаплары, шулай ук аның әсәрләре кертелгән төрледән-төрле басмалар саклана. Алар арасында 1937–1939 елларда латин графикасында («Яңалиф»тә) басылганнары («Бәхет», «Ал чәчәк»), 1940–1980 елларда чыккан шигырь һәм поэма җыентыклары («Уйлар», «Иртәнге җыр», «Юлда», «Көндәлек битләре», «Яңа көннәр туганда», «Авыл дәфтәре», «Кем көчле?», «Тынгысыз йорт», «Мин җирдә калам»), повесть һәм хикәяләр китаплары («Тамгалы бүре», «Минем танышларым», «Хәерле көн, дуслар», «Каракай – йорт эте», «Тукталышларда», «Яңгырау», «Кояшка йөз белән», «Язмышка юл», «Агат»), «Яшәү белән үлем арасында» документаль повестенең татарча алты, русча (Мәҗит Рәфыйков тәрҗемәсендә) өч, кыргызча бер басмасы, Казанда һәм Мәскәүдә рус телендә нәшер ителгән тагын дүрт китабы, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен, публицистиканы, әдәби парчаларын, очеркларын туплаган җыентыклары («Ак янында кара», «Әйтмичә булмый, булмый») бар.
Әдипнең шигырьләре, хикәяләре, мәкаләләре, күләмле әсәрләреннән өзекләр вакытлы матбугат сәхифәләрендә дә дөнья күргән, аларның библиографик тасвирламалары китапханәнең шушы ук бүлегендә алып барыла торган систематик картотекада урын алган: татарча 133, русча 34 тасвирлама. Аларның иң әүвәлгеләреннән берсе 1956 елда «Яшь сталинчы» газетасында Нәби Дәүлинең шигыре басылып чыгуын күрсәтә. Картотекада, югарыда әйтелгәннәрдән тыш, әдипнең үзе һәм әсәрләре турындагы мәкаләләрнең тасвирламалары да бар, аларның татарчалары – 65, русчалары – 11. Мисал өчен, нәкъ менә болардан Н.Дәүли иҗаты турында 1940 елда «Совет әдәбияты» журналында Гали Халит мәкаләсе, яңа китабы турында 1960 елда каләмдәше Геннадий Паушкинның русча мәкаләсе басылып чыгуын белергә мөмкин. 230 дан артык библиографик тасвирламадагы әлеге мәкалә-язмалар басылган газета-журналларның барысын да диярлек китапханәнең вакытлы матбугат бүлегендә алып карарга, укып өйрәнергә була.
Дистәдән артык библиографик тасвирлама 1960 нчы еллар ахыры – 1970 нче еллар башында Нәби Дәүлинең совет республикаларында, Россия төбәкләрендә украин, кыргыз, төрекмән, азәрбәйҗан, башкорт телләрендә шигырь һәм хикәяләре дөнья күрүен хәбәр итә.
Татар әдәбияты, аның күренекле вәкилләре турында күбрәк беләсегез килсә, Милли музейдагы кебек күргәзмәләргә йөрергә, Милли китапханәдә сакланучы искиткеч бай рухи хәзинәдән файдаланырга киңәш итәбез!
