Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре шушы елның 16–17 октябрендә Казан дәүләт мәдәният институтына 50 ел тулу уңаеннан оештырылган һәм мәдәният, мәгариф мәсьәләләренә багышланган «КазДМИ–50» халыкара саммиты кысаларындагы «Китапханә 4.0: бурыч, юнәлеш, тәҗрибә» халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнаштылар.
Бүлекнең фәнни хезмәткәре Л.Н. Нәбиуллина «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә мәгълүмати технологияләр» исемле докладын тәкъдим итте. Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Р.Ү. Елизарова «Документаль чыганакларны өйрәнү нигезендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең тарихи үсешен күзаллау» доклады белән чыгыш ясады.
«Китапханә 4.0: бурыч, юнәлеш, тәҗрибә» халыкара фәнни-гамәли конференциясе Мәскәү, Казан, Самара, Хабаровск, Төмән, Йошкар-Ола, Саранск шәһәрләре китапханәчеләрен, мәдәният оешмалары вәкилләрен, югару уку йортлары укытучыларын – барлыгы 50 дән артык галим һәм белгечне үзенә жыйды. Конференциядә ясалган докладларда заманча китапханәләрнең бурычы, китап укуга җәлеп итү, мәгълүмати технологияләр, белгечләр әзерләү һ.б. шундый хәлиткеч мәсьәләләр һәрьяклы чагылыш тапты.