17 октябрь көнне Арча Үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург, прозаик, тәрҗемәче, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев белән «Бәхетле талант» дип аталган очрашу кичәсе узды.
Кичәдә шулай ук язучы, журналист, рәссам, Россия Федерациясенең милли әдәби бүләге иясе, Г.Державин премиясе лауреаты Әхәт Мушинский һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәре Зәйнәп Җамалиева катнашты.
Кичәне алып баручы язучы белән әңгәмәгә кереп, аның тормыш юлын, күпкырлы иҗатын һәм эшчәнлеген ачып бирде. Очрашу дустанә мөнәсәбәттә, шигырьләр, спектакльдән өзек һәм Разил Вәлиев шигырьләренә композиторлар иҗат иткән җырлар белән үрелеп барды.
Разил Вәлиев – әдәбиятның барлык жанрларында иҗат итүе белән беррәттән, озак еллар Республика Парламенты депутаты, Татарстан Милли китапханәсе директоры булып эшләгән дәрәҗәле шәхес.
Казан кунакларының да, алар белән очрашуга килгән китапханәчеләрнең, мәгариф хезмәткәрләренең дә язмышы китап белән тыгыз бәйле. Шул сәбәпле, язучы белән аралашканда татар китабы, татар әдәбияты һәм китапханәләр эшчәнлеге турындагы мәгънәле сүзләр, кызыклы фикерләр үзәк урында торды.