2019 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) «Мастерилка» клубында кул эшләре буенча мастер-класс үткәрде.
Халыкара Хэллоуин бәйрәме алдыннан мастер-класста катнашучылар фетрдан күңелле кабак рәвешендәге үзенчәлекле аксессуар-брошь әзерләделәр. Гадәт буенча кабак бу бәйрәмдәге төп билгеләрнең берсе булып тора. Андагы киселгән сурәт явыз рухларны куркыта дип санала.
Мастер-класста катнашучылар тегү эшенең нигезләренә төшенде, аның гади генә алымнарын үзләштерде, стразалар текте. Бүлек хезмәткәрләре вакытлы басмалар белән дә таныштырды, бу шулай ук мастер-класс программасының мөһим бер өлеше булып торды. Балалар журналлардан эзләп, кабак файдаланылган бик күп рецептлар таптылар, табигатьнең бу көзге җимешен ничек кулланып булуын ачыкладылар, кызыклы дизайн чишелешләре белән таныштылар. Проектта катнашучыларның барысы да уңай тәэсирләргә баеды.
Теләүчеләрнең барысын да «Мастерилка» клубына чакырабыз!