«Мин үскәч!..» дигән сүзләрне балалардан бик еш ишетәбез. Балачактан башланган мавыгу чын-чынлап яраткан эшкә әйләнә.
Һөнәрне ничек сайларга? Кем булырга? Сайланган һөнәрнең күңелгә ятышлы булуы бик мөһим. Шул чакта гына кеше үз эшенең остасы була ала. Кечкенәдән үк балаларны төрле һөнәрләр белән таныштырырга, кызыксыну уятырга, хезмәт тәрбиясе бирергә кирәк.
2019 елның 22 октябрендә, Татарстанда эшче һөнәрләр елы кысаларында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел буе районының татар телендә белем бирүче 18 нче гимназиясендә 4 нче сыйныф укучылары белән очрашуда булып кайтты.
Укучылар укытучы, янгын сүндерүче, табиб, чәчтараш, төзүче, шофер, архитектор һәм башка бик күп һөнәрләр турында мәгълүмат алдылар. Бу эштә аларга китапханәдә фондларында сакланган газета-журналларга күзәтү ярдәм итте. Викторина сорауларына балалар бик теләп һәм төгәл җаваплар бирделәр.