Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге Казан шәһәрендәге уку йортлары белән хезмәттәшлеген дәвам итә. 2019 елның 23 октябрендә бүлек китапханәчеләре кабат Казан шәһәре Идел буе районының 83 нче номерлы лицеенда 2 нче сыйныф укучылары өчен сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча чираттагы Мәгълүмат көнен уздырды.

Очрашу «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында физик культура, спорт, туризм үсеше һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру» Дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында оештырылды.

Күргәзмәне тасвирлап сөйләү барышында чарада катнашучылар Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында булган, спорт тематикасына караган журнал һәм газеталар турында файдалы мәгълүмат алдылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларга саф һавада күбрәк булырга, дөрес тукланырга, китаплар укырга, вакытында йокларга ятарга, спорт белән шөгыльләнергә, яшьләр арасында таралган компьютер уеннары һәм Интернетка бәйлелек кебек зарарлы гадәтләрдән качарга киңәш итте.

Чара ахырында укучылар бердәм уку билетларына ия булдылар һәм Татарстан Республикасының иң зур китапханәсенә килергә теләк белдерделәр.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International