Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинны ишетеп белмәгән кеше сирәктер. Әсәрләре белән таныш булган, аларны укып тәэсирләнгән кешеләр дә бик күп. Аны сабый кебек тәрбияләгән, мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешүенә зур өлеш керткән көчле рухлы, күпләргә үрнәк булырлык шәхес, Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханымның 80 яшьлек юбилеен 2019 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Ногай» кунакханәләр комплексының «Тукай» конференцияләр залында уздырды.
«Илһам чишмәм син – Нурсөям!» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарны якыннан белгән замандашлары, Баулы төбәгеннән килгән якташлары, әдипләр һәм журналистлар, танылган җырчылар, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнашты.
Кичәне Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов белән Луара Шакирҗанова алып барды, алар шигъри моңнар аша Фәнис Яруллинның тормыш юлдашына булган мәхәббәтен аңлаттылар.
ТР Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова үз чыгышында тормышын сөекле иренә багышлаган, аның иҗат дөньясы белән кайнап яшәгән Нурсөя апаны татар хатын-кызларына хас булган бөтен сыйфатларны үзенә җыйган гаҗәеп шәхес дип атады, юбилее белән кайнар котлады.
Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе ярдәмчесе Алия Басыйрова, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт Нурсөя апаның Фәнис Яруллин иҗатында чынлап та «илһам чишмәсе» булуын, барыбыз өчен дә үрнәк булуын ассызыкладылар.
Нурсөя ханымны зур бәйрәме белән котларга Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да килгән иде. Ул легендар шәхесне якташларының онытмавы, Баулы шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымга һәйкәл ачылуы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев Нурсөя апаны күркәм юбилее белән котлады, Фәнис Яруллин әсәрләренең хәзерге көндә дә китап сөючеләр тарафыннан яратып укылуы, китапханә уздыра торган «Ел китабы» конкурсында дәрәҗәле урыннар алуы, Нурсөя Фазылҗан кызының элек тә, хәзер дә китапханәне якын итүе, биредә оештырылган кичәләрдә, бәйрәмнәрдә катнашуы турында сөйләде.
Яңа Савин районының 103 нче мәктәбе укытучылары Фәнис Яруллинның әлеге мәктәптә эшләп килүче музеен тулыландыруда күп көч куйганы өчен Нурсөя апага зур рәхмәт белдерделәр, 8 сыйныф укучылары Зәринә Шәрәфиева һәм Ралинә Мингалиева Фәнис Яруллин шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
Халкыбызның танылган җырчылары Миңгол Галиев, Георгий Ибушев, Резеда Галимова, Филүс Каһиров, яшь җырчы кыз Алисә Айзинова Нурсөя апаны юбилее белән котлап җырлар башкардылар.
Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Илһам чишмәм син - Нурсөям!” дип аталган күргәзмә дә тамашачылар игътибарыннан читтә калмады.
Чәчәк бәйләмнәренә күмелгән Нурсөя ханым кичә азагында: «Беренче тапкыр мондый туган көн уздырам», – дип, кичәне оештыручыларга, килгән кунакларга, барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.