Чыңгыз Айтматов галәме

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

2019 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе язучылар һәм интеллектуалларның Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узган «Айтматов укулары – мәдәниятләр аралашуы өчен» III Халыкара форумы кысаларында «Чыңгыз Айтматов галәме» дигән күргәзмә оештырды.

Форумны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме Татарстан Фәннәр академиясе белән бергә оештыра һәм күренекле язучы Чыңгыз Айтматовның истәлегенә багышлый.

Чыңгыз Айтматовка багышланган күргәзмәдә язучының китапханә фондларында саклана торган, төрле елларда рус, татар, төрек, инглиз һәм кыргыз телендә чыккан әсәрләре, библиографик һәм белешмә басмалар, җыентыкларда, журналларда аның тормышы һәм иҗаты турында дөнья күргән мәкаләләр урын алды.

Алар арасында шулай ук биографик басмалар, гыйльми тикшеренүләр, диалоглар, Ч.Айтматовның үзенең һәм замандашларының истәлекләре һ.б. бар.

Биредә Чыңгыз Айтматов әсәрләре нигезендә куелган спектакльләр, кино һәм телефильмнар да чагылдырылды. Күргәзмә Айтматовны күпкырлы талант иясе – журналист, публицист, депутат, дипломат, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе – буларак та ача.

Мәртәбәле җыенда Төркия, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан, шулай ук Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән күренекле сәясәт, җәмәгать, мәдәният эшлеклеләре һәм галимнәр катнашты.

Форум катнашучылары, Казанга махсус килгән кунаклар һәм Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.

  

  

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International