Юридик факультет студентлары өчен Мәгълүмат көне

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының  икенче һәм өченче курс студентлары өчен Мәгълүмат көне узды.

Студентлар китапханәдән файдалану кагыйдәләре, аның структурасы, белешмә аппараты белән таныштылар.  Бүлек хезмәткәрләре булачак юристларга укуда һәм алдагы хезмәт эшчәнлегендә кирәкле булган мәгълүмат ресурслары турында сөйләделәр.

«Гарант» белешмә-хокук системасы хезмәткәрләре кызыклы һәм файдалы дәрес уздырдылар.

Китапханә һәм китапханә бинасының тарихы турындагы мәгълүмат тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.

    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International