2019 елның ноябрь ае буена Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге тарафыннан әзерләнгән «Татулык – безнең язмыш ул» исемле күргәзмә эшләячәк. Ул Халыклар бердәмлеге көне уңае белән «Россиянең хәрби дан көннәре» циклыннан киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.
Халыклар бердәмлеге көне – Россиянең дәүләт бәйрәме, ул 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән 1612 елгы вакыйгалар истәлегенә нигезләнә. Бу көн – үткәннәрне, бүгенгене һәм киләчәкне, бер-беребезгә, туган җиргә, Ватанга карата хөрмәтне берләштергән көн.
Күргәзмәдә Россиянең үткәне яктыртылган газета-журналлар, шулай ук бәйрәмнең барлыкка килү тарихына кагылышлы материаллар тәкъдим ителгән.
Китапханәгә рәхим итегез!