«Арт-галерея 2019»да катнашу

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Казанның мәдәни тормышындагы әһәмиятле һәм мөһим чара ­­­­– «Арт-галерея 2019»да катнашты. 30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узган «Арт-галерея» үз мәйданында талантлы һәм иҗади кешеләрне – Россиянең төрле төбәкләреннән скульпторларны, рәссамнарны, дизайнерларны, фотографларны, декоратив-гамәли сәнгать осталарын җыйды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Күпкырлы сәнгать дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте. Китапханә фондларыннан 200 китап кергән күргәзмә «Арт-галерея»да катнашучыларда һәм килүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Биредә һәркем үзенең зәвыгына туры килгән китапны таба алды. Россия һәм Татарстанның мәдәниятенә, сәнгатенә багышланган традицион альбомнардан тыш, «Арт-галерея»нең тематик көннәре эшчәнлегенә багышланган документлар да тәкъдим ителде. Болар – Театр, Кино, Арт-дизайн, Әдәбият һәм Шигърият көннәре.

Экспозициягә килүчеләргә монда китапханәгә язылу мөмкинлеге булу бик ошады. «Арт-галерея» эше барышында 50гә якын кеше Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең тулы хокуклы укучылары булырга теләк белдерделәр һәм бердәм укучы билетлары рәсмиләштерделәр.

  

 

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International