2019 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 йорт) сәламәтлекләре җәһәтеннән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашу узды. Алар Казан шәһәренең инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче «Бердәм балачак» фонды ярдәме белән килгәннәр иде.
Сәнгать бүлеге хезмәткәрләре аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп Россиядә курчаклар тарихы турында сөйләделәр. Балалар Русьтә уенчыкларның «Мәзәк башкала» дип аталган баш остаханәсе кайда булуы, курчакларны агач, тукыма, балчык, сөяктән ясау, әрекмән яфрагы һәм чәчәкләрдән төрү, алар өчен өйләрне чыбыклардан һәм саламнан тегү, ә савыт-сабаны яшелчәдән ясау турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.
Төрле куркынычлардан һәм явызлыктан саклаучы курчаклар балаларда бигрәк тә зур кызыксыну уятты. Китапханәчеләр халык уенчыгының йола вакытында ничек кулланылуы һәм кеше өчен талисман булып хезмәт итүе турында сөйләде. Балалар иң борынгы курчакларның берсе – утын агачыннан ясалган агач курчак белән таныштылар. Биредә шулай ук саламнан ясалган Стригушка курчагы һәм хуҗалыкта ярдәм иткән ун куллы курчак күрсәтелде. Яшь хуҗабикә барысына да өлгерсен өчен, туйда шундый курчак бүләк иткәннәр. Ә йорт җитеш булсын өчен, хуҗабикә Зерновушка яки Крупяничка курчагын ясаган.
Һәм, әлбәттә инде, балаларга бөтен дөньяда танылган, җете кызыл сарафанлы Матрешка курчагы турында сөйләделәр. Аның XIX гасырда киң таралган Матрена исеменнән алынуын бик азлар гына белә. Рус Матрешкасына 130 яшь тулган икән инде.
Килгән кунаклар Россиядәге халык бәйрәмнәренең яраткан герое – Петрушка белән дә таныштылар. Иртәдән кичкә кадәр курчак уйнатучылар ишегалларында һәм мәйданнарда чыгыш ясап, Петрушка маҗараларын сөйләп йөргәннәр. Петрушка рус халкының күңеленә хуш килә. Чөнки ул күңелле һәм мәзәк, шаян һәм кыю. Аңа күп нәрсә рөхсәт ителә һәм гафу ителә.
Китапханә хезмәткәрләре курчак ясау буенча дәрес-остаханә (мастер-класс) үткәрделәр. Шулай ук балалар оригами сәнгате белән дә танышты һәм кәгазьдән уенчык эт, кулъяулыктан биләүле курчак ясады. Төсле карандашлар белән этнең күзләрен, борынын, телен ясап ябыштырдылар. Уенчыклар ясау балаларга бик ошады.
Очрашу ахырында балалар курчаклар белән якыннан танышты, аларның нинди материалдан ясалуын, эчендә нинди хуш исле үләннәр булуын белде. Петрушка һәм Матрешка белән уйнау, шулай ук алар белән истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге тудырылды.