2019 елның сентябрь-октябрь айларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 йорт) хезмәткәрләре «Мин – китап укучы» әдәби проекты кысаларында башкаланың инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 165 урта гомумбелем мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханә дәресләре үткәрделәр.
Китапханә дәресләре барышында укучылар дөньякүләм танылган Россия һәм чит ил язучыларының әсәрләре белән таныштылар. Балалар инглиз язучысы, шагыйрь һәм драматург Алан Милн (1882–1956), Совет һәм Россия язучысы, сценарист һәм драматург Эдуард Успенский (1937–2018), Англия язучысы, романнар, әкиятләр һәм новеллалар авторы, шагыйрь һәм сценарист Роальд Даль (1916–1990), хәзерге заман фэнтези әдәбиятының башлангычында торучы Британия язучысы Джон Рональд Руэл Толкиен (1892–1973) тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белделәр. Шулай ук Британиянең халык балладалары белән таныштылар.
Балалар авторларның мавыктыргыч әкият дөньясына сәяхәт ясадылар. Бу – Винни Пух маҗаралары барган калын урман, кечкенә малай Фёдор һәм аның гаҗәеп дуслары Матроскин белән Шарик яшәгән Простоквашино авылы. Серле һәм тылсымлы Англия – геройлар куркыныч убырлар белән танышалар (алар без белгәннәрдән аерыла) һәм аларны җиңүгә ирешәләр. Яшь сәяхәтчеләр әкиятләр ярдәмендә гаҗәеп халыклар – сихерчеләр, Эльфлар, гномнар, хоббитлар һәм аларның мәңгелек дошманнары гоблиннар, орклар, троллилар һ.б. яшәгән дөньяда; юлбасар һәм уктан оста атучы Робин Гуд, башка милли геройлар турындагы мифлар белән тулы урта гасыр Англиясендә булдылар. Биредә балалар яңа дуслар таптылар, бик күп игелекле гамәлләр кылдылар һәм куркыныч хәлләрдә дә калдылар.
Дәрес ахырында балалар һәр әсәр буенча викторина биремнәрен үтәде һәм кул эшләре ясады.
Барлык теләүчеләрне әкияти тарихлар дөньясына мавыктыргыч сәяхәттә катнашырга чакырабыз.
Тулырак мәгълүмат (843) 292-70-98 телефоны буенча.