Мәдәниятләр бәйләнеше: Әдәбият–Театр–Кино

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 йорт) Россиядә Театр елы кысаларында оештыра торган «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» циклының чираттагы күргәзмәсе классик әдәбият, театр һәм кинематографиянең аерылгысыз бердәмлегенә багышланган.

Хәзерге заманның тормыш тизлеге һәм вакыт кытлыгы киләчәктә классик әдәбият белән танышу спектакльләр һәм фильм-экранизацияләр аша барачак дигән фикергә этәрә. Гамәлдә исә киресенчә: күренекле режиссёрлар һәм актёрларның иҗади эшләре нәтиҗәсе булган спектакльләр һәм фильмнар классик әдәбият әсәрләрен укырга теләк уята. Театр һәм кинематография күренекле язучыларның иҗатын популярлаштыра, аларның әсәрләренә яшь буын укучыларны җәлеп итә.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар, видео- һәм кинодокументлар аша сез, әдәби әсәр язудан алып, спектакль куелышына һәм аны экранлаштыруга кадәр узылган юлны күзәтә аласыз.

Сәхнәдә әдәби әсәр яңа сулыш ала. Театр куелышлары нигезендә драма һәм шигърият, әкият һәм пьесалар ята. Хәтта музыка зур рольне уйнаган балетта яки операда да либреттодан башка булмый. А.С. Пушкинның «Евгений Онегин» беренче шигъри романы рус әдәбиятының нигезендә тора. Әсәр язылып, кырык ел узгач, П.И. Чайковский шул ук исемдәге опера яза һәм ул үзенең актуальлеген ХХI гасырда да югалтмый. А.С. Пушкин әсәрләре буенча опера, балетлар язылды, әкиятләр сәхнәләштерелде һәм нәфис фильмнар төшерелде.

Хәзерге вакытта әдәбият белгечләре, Н.В. Гоголь рус әдәбиятының башлангычында тора, дип раслыйлар. Н.В. Гоголь әсәрләренең серле, могҗизалы дөньясы үзенең фантастик чынбарлыгы белән таң калдыра һәм барлык буын режиссёрларын җәлеп итә. Кино барлыкка килгәннән бирле нәкъ менә әдәби әсәрләр аның нигезендә тора. С. Бондарчукның «Сугыш һәм тынычлык», М. Швейцерның «Үле җаннар», С. Герасимовның «Тихий Дон», А. Баталовның «Шинель» фильмнары бүген дөнья кинематографиясенең классикасына әйләнде. Әлеге фильмнарда уйнаган В. Тихонов (князь Андрей Болконский), А. Калягин (Чичиков), Э. Быстрицкая (Аксинья), Р. Быков (Башмачкин) һ. б. тамашачылар яратып өлгергән әдәби образлар галереясен булдырдылар.

Әлбәттә, китап укуны бернәрсә белән дә алмаштырып булмый. Ләкин классик әсәрләрнең җанлы геройларын үз күзләрең белән театр сәхнәсендә яки экранда күрү тасвирланган вакыйгаларны дөресрәк аңлау өчен кирәк. Әгәр матур әдәбият дөньяны сүз аша сурәтләсә, театр һәм кинематография аны хис-тойгылар белән тулыландырып, әдәби иҗатны кешеләр йөрәгенә тагын да якынайта һәм рухи яктан баета.

Сәнгать бүлегендә куелган, әдәбият һәм сәнгать сөючеләрнең киң даирәсенә исәпләнгән күргәзмә материаллары шул хакта сөйли.

Күргәзмә 2019 елның ноябрь ае ахырына кадәр дәвам итә.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International