Инструменталь музыка кичәсе

2019 елның 15 ноябре, җомга

2019 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 йорт) инструменталь музыка кичәсе узды.

Китапханәдә кунакта Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары Азиза Абдурәимова (скрипка) һәм Инна Макарова (фортепиано) булды. Бу кичәдә Ф. Шопен, К. Сен-Санс, Н. Паганини, С. Рахманинов, П. Чайковскийның классик әсәрләре генә түгел, танго стилендәге композицияләр, кинофильмнардан көйләр дә яңгырады. Яшь композитор Инна Макарова үзенең берничә әсәрен башкарды. Ә концерт ахырында татар композиторы Рөстәм Яхинның «Сүзсез җыр»ы башкарылу һәркем өчен матур бүләк булды.

Кичәнең искиткеч программасы һәм артистларның илһамлы чыгышы барлык музыка сөючеләрнең күңеленә хуш килде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International