В.Г.Тимирясев исемендәге Казан инновацияләр университетында эшләп килүче колледжның студентлары 2019 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) «Идел» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова белән очрашты. Әлеге очрашуны китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре журналның басыла башлавына 30 ел тулу уңаеннан оештырды.
Шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Альбина Әпсәләмова журналның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде. Татарстанда беренче яшьләр журналы булган «Идел» үзгәртеп корулар чорында, ягъни 1989 елда чыга башлап, шуннан бирле татар һәм рус телләрендә бүгенгәчә нәшер ителә. Журнал битләрендә татар халкының тарихы, мәгарифе, мәдәнияте турында мәкаләләр, әңгәмәләр, язмалар дөнья күрә.
Журналның бүген дә үз аудиториясе бар. Аның сәхифәләрендә язучылар, музыка әһелләре, шигырь сөючеләр, төрле конкурсларда җиңүчеләр еш кунак була. Ул җәмгыятьтәге төрле проблемаларның төбенә төшеп, аларны чишү юлларын күрсәтергә омтыла.
Очрашуга килгән студентлар А.Әбсәләмованың әсәрләрен, шулай ук үзләре язган дуслык, мәхәббәт, Яңа ел бәйрәме турындагы шигырьләрен дә укыдылар.
Юбиляр басма турында китапханәчеләр әзерләгән презентация һәм журналларга күзәтү дә килгән кунаклар арасында кызыксыну тудырды.