2019 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) нәни балалар өчен инглиз теле дәресләренең чираттагысы үтте.
Инглиз телен өйрәнергә омтылучы нәни балалар белән сәяхәттә йөрү дәвам итә. Бу дәрестә алар саннар турындагы белемнәрен ныгытты. Балалар чиратлашып күңелле уенда катнашты: төсле саннарны эзләп табып дөрес атадылар.
Балалар игътибарына «Хайваннар» дигән яңа тема тәкъдим ителде. Тылсымлы урман буйлап сәяхәттә алар төрле хайван сыннарын таптылар һәм дөрес атадылар. Яшь укучылар игътибарына инглиз телендә хайваннар турында яңа матур балалар китабы тәкъдим ителде. Китапның беренче битендә үк хайваннар сурәтләнгән. Балалар йорт хайваннарының исемнәрен авырлыкларсыз атады. Чираттагы иҗади бирем укучыларга яңа сүзләрне истә калдырырга ярдәм итте. Йорт хайваннары рәсемнәре төшерелгән төсле карточкалар ярдәмендә балалар аларның атамаларын әйттеләр, өйләрендә асралучы хайваннар турында сөйләделәр.
Очрашу дустанә җылы атмосферада үтте.
Дәресләр һәр якшәмбе көнне К. Маркс урамындагы 36 йорт адресы буенча сәгать 11.00дә башлана.