Сәнгать бүлегендә заманча музыка кичәсе

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 27 ноябрендә Татарстан Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 йорт) 17.00 сәгатьтә танылган җырчы һәм музыкант, этно-популяр стильдә чыгыш ясаучы Мубайның (Илдар Мөбәрәкшин) иҗат кичәсе үткәрелә.

Мубай тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы, Аксубай егете Илдар Мөбәрәкшин – белеме буенча радиотехник, һөнәре буенча тавыш режиссеры. 2009 елда Казанда үткән «Дөнья яратылышы» («Сотворение мира») халыкара рок музыка фестивалендә Австралия җырчысы Зөлфия Камалова белән чыгыш ясаган ике татар җырчысының берсе. Беркемне дә кабатламаган, үзенчәлекле тавышка ия җырчы әлеге кичтә татар халык җырларын һәм үзе яраткан җырларны кантри, соул, фанк һәм этно-популяр стильдә башкарачак.

 Мубайның иҗатын хөрмәт итүчеләрне, заманча музыка һәм җыр сөючеләрне әлеге кичәгә кунак итеп чакырабыз! Рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843)292-72-35

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International