2019 елның 17 һәм 20 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Әниләр көненә багышланган мастер-класслар үткәрелде.
1998 елдан бирле Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу – әниләргә рәхмәт әйтү, аларны ихтирам итү, хөрмәт күрсәтү көне. Әниләр – безгә гомер һәм үзләренең назларын, мәхәббәт җылысын бирүчеләр. Алар безгә һәрвакытта иң беренче ярдәм кулы сузучы, яклаучы һәм саклаучылар.
Дәресләрнең берсендә «Прогресс» стратегик үсеш мәктәбе» шәхси гомуми белем бирү учреждениесе укучылары катнашты. Икенче дәрес барлык теләүчеләрнең актив катнашында узды, кунакларның иң кечкенәсе өч яшьлек кыз булды. Балалар үзләренең яраткан әниләре һәм әбиләре өчен 3D открытка ясадылар, китапханәдә саклана торган, балалар өчен нәшер ителүче вакытлы матбугат басмалары белән таныштылар. Мастер-классларда катнашучыларның барысы да бердәм укучы билетлары алды.