Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов «Ватаныбызда илаһият мәктәбен торгызу һәм үстерү җәһәтеннән Исламга багышланган тикшеренүләр тәҗрибәсе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә Болгар ислам академиясе тарафыннан оештырылган бу форум 20-22 ноябрьдә Болгар шәһәрендә үтте.
И.Мөстәкыймовның чыгышы Урта гасырлар мөселман галиме Сәгъдетдин әт-Тәфтазаниның «Мохтасарел-мәгани фил-бәлягать» («Риторика кагыйдәләрен кыскача аңлату») исемле хезмәтенең республикабыз Милли китапханәсендә сакланучы нөсхәсенә багышланган иде. Ияләренең берсе күренекле татар галиме Габденнасыйр Курсави (1776–1812) булуы ихтимал бу китапның язмышы бик гыйбрәтле. XVIII гасырда Идел буйларында төзелгән бу кулъязма күпмедер вакыт Бохара ханлыгында укыла, соңрак, хашияләр (комментарийлар) белән тулыландырылып, күчерелеп язылган җиренә кайта. Күренекле татар мөдәррисләреннән берсе, 1872 елдан алып 1902 елда вафат булганчы бүгенге Саба районына кергән Сатыш авылында имам-хатыйп булып торган Мөхәммәт әл-Юлгавый шушы китап буенча шәкертләрен укыткан.