Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәре Троицк шәһәре татар-башкорт китапханәсендә кунакта

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

2019 елның 22 ноябре көнне Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәре татар-башкорт китапханәсенә 130 ел тулуга һәм әлеге китапханәгә Габдулла Тукай исемен бирүгә багышланган тантаналарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни хезмәткәре  дә катнашты.

Юбилейга туры китереп, Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессы тәкъдиме белән Троицк шәһәр округы депутатлары җыелышы татар-башкорт китапханәсенә Габдулла Тукай исемен бирде. Әлеге вакыйгаларны тантаналы рәвештә билгеләп үткән бәйрәмдә Бөтендөнья Татар конгрессы рәисенең урынбасары Илгиз Халиков, Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, Троицк шәһәре башлыгы Александр Виноградов,  Чиләбе өлкәсе мәдәният министрының беренче  урынбасары Ирина Анфалова-Шишкина һ.б. катнашты.  

1889 елда Троицк шәһәренең «Мөселман хәйрия  оешмасы» тарафыннан  мөселманнар өчен уку өе – китапханә ачыла. Бу  татарлар өчен рәсми рәвештә ачылган иң беренче  китапханә булып санала. Китапханәнең исеме «Нәҗад» дип аталган (гарәпчәдән «коткару» дигәнне аңлата).

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фәнни хезмәткәре Алсу Гәрәева Татарстан Республикасы Милли китапханәсе исеменнән Троицк шәһәре татар-башкорт китапханәсенең бердәм коллективын 130 еллык зур юбилей һәм Габдулла Тукай исеме бирелү белән котлап чыгыш ясады һәм бүләккә 135 китап тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International