2019 нчы елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында белем алучы Әфганстан белгечләре өчен китапханә дәресе үткәрделәр. Булачак полицейскийларга китапханә, аның каталоглары һәм башка ресурслар турында сөйләделәр, бина буйлап экскурсия уздырдылар. Әлеге чара чит ил студентларында зур кызыксыну уятты.