Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 йорт) сәламәтлекләре җәһәтеннән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре, күп балалы гаиләләрдән балалар белән очрашу уздырды. Ул инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче «Бердәм балачак» фонды ярдәмендә оештырылды.
Сәнгать бүлеге хезмәткәрләре «Уенчыклар дөньясында» дип исемләнгән мавыктыргыч чара үткәрделәр. Аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп Россиядә уенчыклар тарихы турында сөйләделәр. Балалар киң таралган чүпрәк курчак турында кызыклы фактларны белде. Аны Русиядә төрлечә: Столбушка, Пеленашка, Дитятка, Кувадка, Моргалка, Скелетка дип атаганнар. Шулай ук балалар күңелле таратушкаларның кем булулары, Русьтә уенчыкларның «Мәзәк башкала» дип аталган баш остаханәсе кайда булуы турында мәгълүмат алды. Һәм, әлбәттә инде, аларга 130 ел элек Россиядә барлыкка килгән, бөтен дөньяда танылган Матрёшка курчагы һәм аның якын туганы – Неваляшка курчагы тарихы бик ошады.
Китапханә хезмәткәрләре курчак ясау буенча дәрес-остаханә (мастер-класс) үткәрде. Балалар шулай ук оригами сәнгате белән дә танышты һәм кәгазьдән уенчык эт, кулъяулыктан биләүле курчак ясады. Төсле карандашлар белән этнең күзләрен, борынын, телен ясап ябыштырдылар. Үз куллары белән уенчыклар ясауны балалар бик яратты.
Очрашу ахырында китапханә кунакларына кызыклы уенчыклар һәм төсле курчаклар белән якыннан танышу, алар белән истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге бирелде.
Инвалидлар декадасы ел саен 1–10 декабрь көннәрендә үткәрелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Бу көннәрдә төрле чаралар үткәрелә, аларның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, шулай ук физик, интеллектуаль һәм тою мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәт булдыру.