Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) 2019 елның декабрендә «Эшлекле кеше өчен бизнесхак» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ттәкъдим ителә.
Шәхси бизнесның тырышлык, иҗат һәм инициатива таләп итүе һәркемгә мәгълүм. Безнең күргәзмә булдыклы һәм актив кешеләргә ярдәмгә киләчәк. Бизнесхак – эшлекле кеше тормышында кирәкле киңәш дигәнне аңлата. Күргәзмәдә сөйләшүләр алып бару, үз нәтиҗәлелегеңне арттыру, электрон почта, мәгълүматлар белән эшләү һ.б. буенча киңәшләр табарга мөмкин.
Экспозиция материаллары нәтиҗәле бизнес-модельне ничек әзерләү турында сөйли. АКШ президенты, күчемсез милек белгече Дональд Трамп күчемсез милектә акча эшләү буенча бик яхшы киңәшләр бирә, акчаларга, карьера үсешенә һәм үз талантларыңа дөрес карау кирәклеген аңлата. Дэн Кеннеди, эшмәкәр-мультимиллионер һәм зур SMM-агентлыгы хуҗасы Ким Уэлш социаль челтәрләр ярдәмендә акча эшләргә өйрәтәләр. Тәҗрибәле Россия белгечләре хезмәткәрләрне эшкә мотивацияләү, хоббины кечкенә бизнеска әверелдерү буенча киңәшләр бирә. Ничек табышлы ресторан бизнесы булдыру, даруханә челтәре уңышлы эшләсен өчен нинди факторлар кирәк – болар турында безнең экспозиция материалларыннан күп һәм файдалы мәгълүмат табарга була.
Әгәр сезнең кече яки урта бизнесыгыз бар икән яки сез менеджер, аналитик, икътисади югары уку йорты студенты яки үз эшегезне ачарга телисез икән, димәк, бу күргәзмә сезнең өчен!