Театр йөзләрдә. Актёрлык сәнгате

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5) Россиядә Театр елы кысаларында «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» дигән күргәзмәләр циклын дәвам итә. 2019 елның декабрендә гамәлдә булачак чираттагы күргәзмә актёрлык һөнәренә багышланган.

Драма театрында иң мөһиме – сүз. Спектакль артист сәхнәдә әйткән диалоглардан һәм монологлардан төзелә. Аның уңышы драматургның әйтергә теләгән сүзен актёрның ничек җиткерүенә бәйле. Тамашачы бары тик «образга керә» алган актёрга, ягъни сүзләр аша үз хис-тойгыларын һәм уйларын сәхнә героеның хисләренә һәм фикерләренә әверелдерә алган актёрга гына ышана. Актёр белән геройның кушылуы нәтиҗәсендә сәхнәдә кабатланмас, истә калырлык образлар барлыкка килә,

Актёр үз герое белән кушылышка ничек ирешә соң? Аның пьесадагы герое кичергән шатлык, кайгы һәм өмет, хәсрәт һәм бәхетне ничек безгә җиткерә ала? Ни өчен без, тамашачылар, бер геройны яратабыз, кызганабыз, ә икенчесен күрә алмыйбыз?

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан сез актёрлык һөнәренең артистларга истә калырлык һәм якты образлар тудырырга ярдәм итүче серләре белән танышырсыз.

Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International