Ел саен 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, чыннан да, игътибар арта.
2019 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан 78 нче мәктәп базасындагы «Солнечный» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә белем алучы 7 нче сыйныф укучылары белән очрашу оештырды.
Очрашуның беренче өлеше бисер белән чигү осталыгына багышланган иде, балалар өчен кызыклы презентация дә күрсәтелде.
Очрашуның икенче өлешендә китапханәчеләр укучыларны Яңа 2020 ел белән котлады, шулай ук төрле илләрдә Яңа елны ничек каршылаулары турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
Чарада катнашучылар табышмакларга җавап биреп, истәлекле бүләкләр дә алдылар.