Күренекле татар дин эшлеклесе, мөфти, галим, педагог һәм тарихчы Ризаэтдин Фәхретдиннең (1859–1936) тууына 160 ел тулу уңаеннан 2019 елның 11 декабре көнне Әлмәттә оештырылган «Р.Фәхреддин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт» дип исемләнгән III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе гыйльми хезмәткәре дә катнашты. Конференция Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә үткәрелде.
Мәртәбәле фәнни җыенда Казан федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Индус Ризак улы Таһиров, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиев, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Егоровна Әфләтунова, Башкортстан Республикасы Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һ.б. катнашты.
Конференция барышында Ризаэтдин Фәхретдиннең дини, фәнни, педагогик, тарихи мирасы белән бәйле мәсьәләләр турында докладлар һәм фикер алышу булды.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фәнни хезмәткәре Алсу Хәмит кызы Гәрәева «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Ризаэтдин Фәхретдин китаплары» дип аталган доклад белән чыгыш ясады. Ул Р.Фәхретдиннең фондта сакланучы автографлы китапларының тарихы, үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплары, кулъязмалары белән тәфсилләп таныштырды.