2019 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 йорт) кабаттан Казан шәһәренең инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче «Бердәм балачак» фондыннан сәламәтлекләре җәһәтеннән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар белән очрашу узды.
Якынлашып килүче 2020 ел алдыннан сәнгать бүлеге хезмәткәрләре Россиядә яңа ел бәйрәмнәре традицияләренә багышланган чара оештырдылар. Балалар үзләренең иң яраткан бәйрәме турында күп мәгълүмат белделәр: Яңа ел - Җирдә иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе; аны борынгы Мисырда 5 000 ел элек үк билгеләп үткәннәр; 15 гасырга кадәр Русьтә ел башын 1 мартта, аннары 1 сентябрьдә бәйрәм итәләр, ә 1699 елдан, Петр I указы нигезендә, ел башын 1 гыйнвардан саный башлыйлар.
Китапханәләр Яңа елның төп атрибуты – чыршыны бизәделәр.
Балалар Россиядә беренче чыршыларның 1817 елда гына бизәлә башлавын белделәр, аларны төрле төстәге тасмалар, тере чәчәкләр, кәнфитләр, баллы прәннекләр белән бизәгәннәр. Чыршы бизәүче уенчыклар XIX гасыр уртасында гына барлыкка килгән һәм бик кыйммәт булганнар. Балалар кыш, кыш бабай, кар кызы, кар бабай, яңа ел уенчыклары һ.б. турында күп шигырьләр белделәр, яңа елга багышланган рәсемнәр һәм открыткалар карадылар, яңа ел турында популяр җырлар тыңладылар.
Бу көнне балалар бәйрәмдә турыдан-туры катнаштылар. Алар төрле табышмаклар чишеп, дөрес җаваплар өчен татлы призлар алдылар, фортепиано аккомпанементы астында «В лесу родилась ёлочка» и «Маленькой ёлочке» җырларын җырладылар, шулай ук дәрес-остаханәдә (мастер-класс) катнаштылар һәм оригами сәнгате белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларны кәгазьдән кар бөртеген һәм чыршы ясарга өйрәттеләр. Бу мавыктыргыч дәрестә яңа ел бизәкләрен балалар гына түгел, ата-аналар да кызыксынып ясады.
Очрашу ахырында балалар «Ну, погоди!» мультфильмының берничә сериясен карадылар һәм китапханә исеменнән кечкенә генә бүләк - 2020 елның символы булган тычкан рәсеме төшерелгән календарь - алдылар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сәнгать бүлегенең матур залына килгән балалар өчен күңелле яңа ел программасы, кызыклы дәрес-остаханә (мастер-класс), якты хисләр һәм кичерешләр – болар барысы да искиткеч бүләк булды.
Бәйрәм ахырында китапханә хезмәткәрләре балаларның әти-әниләреннән бик күп матур, җылы теләкләр кабул иттеләр.