Нәниләр өчен инглиз теле

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

2019 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Милли Китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) нәниләр өчен инглиз теле буенча чираттагы дәрес узды.

Инглиз телен яратучы балалар яңа белемнәр дөньясына сәяхәтләрен дәвам иттеләр. Дәреснең беренче өлешендә балалар  йорт хайваннары турында белгәннәрен кабатладылар. Хәрәкәтле уенда актив катнаштылар һәм тиз арада аларның фигураларын табып, инглизчә атадылар.

Яңа дәрес «Минем йортым» темасына багышланды. Өстәл уены барышында балалар лабиринтны бик җиңел һәм тиз арада үттеләр һәм өйләренә юнәлешне күрсәтә торган юл төзеделәр. Дидактик материал һәм төсле наклейкалар җыелмасы балаларга чираттагы биремне тиз арада үтәргә ярдәм итте.

Икенче өлештә укучыларга алдагы дәресләрдә өйрәнелгән материалны үз эченә алган презентация тәкъдим ителде.

Китапханәчеләр яшь укучылары өчен Яңа ел бүләге әзерләделәр: балаларны күренекле фин язучысы һәм шагыйре Сакариас Топелиусның «Сампо-Лопаренок» әсәре белән таныштырдылар, Финляндиядә Яңа елны каршылау традицияләре, фин халкының гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International