Сәламәтлегең – синең киләчәгең

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

2019 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре татарча белем бирүче, Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче номерлы гимназиядә 7 нче сыйныф укучылары белән сәламәт яшәү рәвешенә өндәүгә багышланган Мәгълүмат көне үткәрде.

Китапханәчеләр укучыларга сәламәт яшәүнең сере һәр кешенең үзенә бәйле булуын аңлаттылар, гигиена кагыйдәләрен үтәү, көн дә физкультура белән шөгыльләнү кирәклеге, начар гадәтләрне үзеңә юлдаш итәргә ярамавы турында киңәшләр бирделәр. Китапханәгә, китапка кызыксыну уяту теләге белән алар китапханә, ул күрсәтә торган хезмәтләр белән таныштырдылар, кыска гына презентация дә күрсәттеләр. Соңыннан укучылар Милли китапханә фондларында сакланган, сәламәтлек тематикасына караган газета һәм журналлар белән таныштылар, блиц-турнир сорауларына жавап бирделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International