Инглиз теле клубында балалар һәм яшүсмерләр өчен күптән көтелгән очрашу

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) балалар һәм яшүсмерләр өчен инглиз теле клубында яңа елда беренче очрашу узды.

Балалар кышкы каникуллардан соң инглиз теле клубында очрашуга һәм инглизчә аралашуга бик шат булдылар. Дәреснең модераторы булып кабат Казан (Идел буе) федераль университетының Геология институты магистратурасы студенты, инглиз телен камил белгән Нигериядән Стив Чуквурах Стефен булды.

Клубта катнашучылар җылы дустанә атмосферада «дөрес фигыльләр» темасын өйрәнә башладылар. Балалар, тема буенча күнегүләр ясадылар, дәрестә актив катнаштылар. Алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә кулланып сүзлек запасын арттырдылар, дөрес сөйләм күнекмәләре һәм алымнарын үзләштерделәр.

Тел мохите атмосферасына чумып, «киртәләрсез» аралашырга  теләүчеләрне балалар һәм яшүсмерләр өчен инглиз теле клубында түбәндәге адрес буенча көтеп калабыз:

Казан шәһәре, К. Маркс ур., 36 йорт

Белешмәләр өчен телефоннар: 292-25-20, 292-50-49

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International