2020 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендәге (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) инглиз телендә аралашу клубында очрашулар дәвам итә.
Клубның модераторы – Көньяк Африка Республикасыннан килеп, Казанда балалар өчен инглиз теле укытучы Хелена Ван Дерве.
Яңа ел башындагы беренче очрашуда клубның модераторы һәм катнашучылары үзләре белән таныштырдылар. Алар үзара уртак телне бик тиз таптылар, чөнки инглиз телен ярату якынаюның төп факторы булып тора. Китапханә кунаклары чит телдә аралашу, телне белүне камилләштерү һәм дөньядагы яңалыклардан хәбәрдар булу теләген тормышка ашырдылар. Очрашу актив формада һәм дустанә атмосферада узды.
Инглиз телендә аралашу клубы утырышлары һәр шимбә көнне 11.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча уза:
Казан шәһ., К. Маркс ур., 36 йорт.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 292-25-20, 292-50-49.