Китап – халык хәтере

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Россиядәге иң бай һәм иң матур китапханәләренең берсе – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – гыйнвар аенда үзенең  туган көнен билгеләп үтә. Бу вакыйга уңае белән 2020 елның 15 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр Китапханәнең икенче уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән «Китап – халык хәтере» дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән газета һәм журналлар, алардагы аерым сәхифәләр һәм мәкаләләр Татарстанның 155 еллык тарихы булган иң зур китапханәсе тарихына, аның бүгенгесенә һәм киләчәгенә багышланган. Аларда шулай ук китапханә хезмәткәрләренең фидакяр эшчәнлеге дә яктыртыла.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International