2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге хезмәткәрләре «Мин – укучы» әдәби проекты кысаларында 36 нчы гимназиянең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Кар патшабикәсе» әкияте буенча танып-белү презентациясе үткәрделәр.
Бүлек хезмәткәрләре әкият авторы Г.Х.Андерсенның биографиясеннән кызыклы фактлар сөйләделәр. Мәсәлән, танылган Кар патшабикәсенең прототибы язучының яраткан опера җырчысы Женни Линд булуын бик азлар гына белә. Ләкин ул аның йөрәген яулый алмый.
Язучы үзенең әсәрләреннән «Русалочка» ны аеруча яраткан. Андерсен аның турында: «Ул – минем үз тормышыма кагылышлы бердәнбер эшем», – дип яза.
Язучы 150дән артык әкият иҗат иткән, аларның күбесе дөньякүләм танылу алды. Әкиятләрдән тыш, Андерсен шигырьләр, пьесалар, хикәяләр һәм хәтта романнар да язган. Андерсен әсәрләре буенча мультипликацион һәм нәфис фильмнар күп төшерелгән.
«Кар патшабикәсе» әкиятенең төп героинясы, кечкенә һәм батыр йөрәкле Герда белән бергә балалар аның абыйсы Кайны коткару өчен мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, шулай ук бу тәвәккәл кызның яңа дуслары белән таныштылар. Яшь китап укучылар куелган барлык сорауларга да җавап бирделәр һәм зур кызыксыну белән Герданың сәяхәт картасын ясау буенча иҗади биремне үтәделәр. Дәрес «Кар патшасы» әкияте буенча мультипликацион фильмнан өзек карау белән тәмамланды.