«Зәйнәп Максудова китапханәсе» китабын тәкъдим итүдә катнашу

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов «Зәйнәп Максудова китапханәсе» китабын тәкъдим итү кичәсендә катнашты һәм чыгыш ясады. Чара 23 гыйнварда Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда үтте.

Амстердам университеты ассистент-профессоры Әлфрид Бостанов тарафыннан әзерләнгән китап Татарстан Милли музеенда, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Казан федераль университетының Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә сакланучы документ һәм материаллар нигезендә әзерләнгән. Шактый күләмле басмада (464 бит) татар археографы һәм чыганаклар белгече Зәйнәп Габделҗәмил кызы Максудова (1897–1980) китапханәсе кулъязмаларының каталогы һәм Зәйнәп ханымның тәрҗемәи хәленә караган материаллар урын алган.

Китап Татарстан Милли китапханәсенә дә бүләк итеп тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International